news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Гайфуллин: “Төркиядә зыян күргән татарстанлыларның барысының да хәле тотрыклы”
Зыян күрүчеләрне Мәскәүгә алып кайтырга әзерлиләр
Скопировать ссылку
(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Төркиядәге автоһәлакәттә зыян күргән татарстанлыларның барысының да хәле тотрыклы, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте бүген төнлә Төркиягә самолет белән очкан Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рөстәм Гайфуллинга сылтама ясап.
“Без әле яңарак кына зыян күрүчеләрнең хәлен белдек, - дип хәбәр итте ул. – Аларны Мәскәүгә алып кайтырга әзерлиләр”. Самолет Мәскәүгә җирле вакыт белән 18.00 сәгатьтә юл тотар дип көтелә.
Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсен ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов контрольдә тота. Кирәк була калса аларны Казанга алып кайтачаклар, биредә пациентларны кабул итү өчен барысы да әзер.
Мәскәүдә Зөлфия Газизованы (44 яшь) – Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтына, Нелия Газизова (12 яшь) һәм Диана Рәсүлеваны (4 яшь) – 9 нчы шәһәр балалар хастаханәсенә, Елена Рәсүлеваны (31 яшь) – Приоров исемендәге Үзәк травматология һәм ортопедия институтына, Татьяна Новикованы (50 яшь) Вишневский исемендәге институтка китерәчәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot