news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Гатауллин: “Хаҗ оештыру – коммерция түгел”
Киләсе елның хаҗын оештырганда, быел тәкъдим ителгән 4 төрле турның нинди тәэсирләр калдырганын исәпкә алачаклар
Скопировать ссылку
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ, Римма Гатина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә агымдагы елның хаҗы нәтиҗәләренә багышланган видеоконференция узды. Анда “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзе директорлар советы рәисе Рөстәм Гатауллин һәм ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисенең Хаҗ һәм гомрә буенча урынбасары, “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзе җитәкчесе Аяз хәзрәт Мингалиев катнашты.
Рөстәм Гатауллин сүзләренчә, “Идел-хаҗ” мәркәзе быел инде унынчы ел мөселманнарны хаҗга җибәргән. Согуд Гарәбстаны хаҗиларга карата чикләүләр куймаса да, төрле күрсәтмәләр биргән. Быел хаҗга китеп авыручыларның саны, башка елларга караганда, 3 тапкыр күбрәк булган. Татарстаннан махсус җибәрелгән табиблар моны раслаган. Согуд Гарәбстаны бөтен хаҗиларны сезонлы грипптан вакцинацияләү таләбен куйган иде. Шулай ук 18 яшькә кадәрле һәм 70-80 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә хаҗга бармаска киңәш ителгән. Аяз Мингалиев белдергәнчә, өлкән яшьтәге кешеләрне хаҗ кылудан тоткарламасалар да, кечкенә балаларга һәм йөкле хатыннарга изге җирләргә баруны чикләргә тырышканнар.
Билгеле булганча, быел Россиягә 20500 квота бирелгән иде. Шуның 4 меңе – Татарстанга, “Идел-хаҗ” хаҗилар мәркәзенә бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә халыкара мәркәз аша хаҗга 3500ләп кеше барган. Алар өчен хаҗ кылган урыннарда республиканың иң яхшы табиблары белән берлектә медицина кабинеты эше оештырылган.
Рөстәм Гатауллин белдергәнчә, быел хаҗилар хаҗның уңайлырак һәм җиңелрәк үткәнлеген әйткән. Очкычлар, автобуслар һәм палаткалар белән дә проблемалар булмаган. Бу, үз чиратында, Согуд Гарәбстаны белән эшләүнең җайга салынуын һәм яхшыруын, Согуд Гарәбстанының Россия хаҗ миссиясенә карата ихтирамы зур булуын күрсәтә.
Р.Гатауллин видеоконференция вакытында аңлатып үткәнчә, “Идел-хаҗ” мәркәзенең 30 төбәктә вәкиллеге, Уфа һәм Мәскәүдә филиалы бар. “Хаҗ оештыру – коммерция түгел”, - дип, ул хаҗилардан кергән акчаның хаҗ оештыруга киткән хезмәтләрне түләү өчен тотылуын, акчаның күп өлеше халыкара контрактларга китүен, хаҗ мәркәзенең эшчәнлеге контроль астында тотылуын, берничә урынга хисап бирү зарурлыгын билгеләп үтте.
Ул шулай ук, долларның бәясе төшә башлагач, “Идел-хаҗ” мәркәзе тарафыннан хаҗга юлламаларның бәясе дә төшерелүен билгеләп үтте. Мәсәлән, башта 87 мең сум торган “Мәрҗани” турына юлламаны 75 мең сумга алырга мөмкин булды.
Аяз Мингалиев хәбәр иткәнчә, киләсе елның хаҗын оештырганда быел тәкъдим ителгән 4 төрле турның нинди тәэсирләр калдырганын исәпкә алачаклар. Хаҗиларга таратылган сораштырулар нәтиҗәсендә хаҗ хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын тыган да яхшырту өстендә эш алып барылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2