news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Галиуллин: Яңа әдәби конкурс игълан ителде, әмма әлегә жюри билгеле түгел

Конкурс ябык форматта үтә. Авторлар анда псевдоним белән катнаша.

 Рөстәм Галиуллин: Яңа әдәби конкурс игълан ителде, әмма әлегә жюри билгеле түгел
Михаил Захаров

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурс инде игълан ителсә дә, әлегә жюри билгеләнмәгән. Бу хакта әдәби конкурска багышлап “Татар-информ”да үткәрелгән матбугат конференциясендә “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин әйтте.

“Нигезләмәгә комиссия әгъзалары һәм жюри конкурста катнаша алмый дип язылган. Жюрига мөмкин кадәр әдәбият галимнәрен, тәнкыйтьчеләрне тартырга кирәк. Әдәби темага яза торган журналистлар булса да дөрес була”, - диде Рөстәм Галиуллин.

“Казан утлары” журналының проза бүлеге мөдире, күренекле язучы Камил Кәримов ябык конкурслар уздырганда да аның ябыклыгына ышанып бетмәвен сиздереп куйды. “Сәхнәләрдән конверт кискәнем булды. Ләкин ул инде бер яктан ачылган иде”, - дип искә алды ул элеккеге конкурсларда булган хәлләрне.

Халык язучысы Ркаил Зәйдулла әдәби әсәрне бәяләгәндә тулысынча гаделлек була алмавын әйтте. “Әдәбият ул математик формула түгел, Жюри әгъзаларының да зәвыклары төрлечә”, диде ул.

  • Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан әдәби конкурс игълан ителде. Конкурс ябык форматта үтә. Авторлар анда псевдоним белән катнаша. Конкурска нәтиҗә 2020 елда ясалачак.
  • Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар – роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар. Иң зур призның күләме - роман жанрында 1 урын өчен 500 мең сум.  
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100