news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Галиуллин: Башкортстан китапханәләрендә татар китаплары юк диярлек

80-90 процент китапханәләрдә соңгы татар китабы — 70-80 нче елларда чыккан китаплар.

Рөстәм Галиуллин: Башкортстан китапханәләрендә татар китаплары юк диярлек
Солтан Исхаков

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Башкортстан китапханәләрендә татар китаплары юк диярлек, дип белдерде. Бу хакта татар газета-журналлары баш мөхәррирләренең Башкортстан сәфәренә багышланган матбугат конференциясендә әйтелде.

«Безне Башкортстан китапханәләрендәге әдәби китаплар торышы борчый иде. Кайсы гына авылга барсак та, китапханәгә кермичә үтмәдек. 80-90 процент китапханәләрдә соңгы татар китабы 70-80 нче елларда килгән китаплар. Шуннан туктаган», — ди «Казан утлары» журналы баш мөхәррире. 

Рөстәм Галиуллин сүзләренчә, Кушнаренко районында иганәчеләрдән акча табып, үзләрендә татар китапларын булдырырга омтылалар.

«Хәтта район үзәкләрендә дә татар китаплары җитми. Татар китабын укырга теләүчеләр дә күп, сорап килүчеләр дә бар, әмма аларның бирергә китаплары юк. Китапханәгә килеп татар китабын укый торган татарларны бу китап, журналдан мәхрүм итмәскә тиешбез. Менә безгә бу мәсьәләне системалы рәвештә җайга салырга кирәк», — диде ул.

Шулай ук баш мөхәррирләр Башкортстан җирендәге татар шәхесләренең эзләре югалып баруына да борчылу белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100