Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Галиуллин: Башкортстан китапханәләрендә татар китаплары юк диярлек
80-90 процент китапханәләрдә соңгы татар китабы — 70-80 нче елларда чыккан китаплар.
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Башкортстан китапханәләрендә татар китаплары юк диярлек, дип белдерде. Бу хакта татар газета-журналлары баш мөхәррирләренең Башкортстан сәфәренә багышланган матбугат конференциясендә әйтелде.
«Безне Башкортстан китапханәләрендәге әдәби китаплар торышы борчый иде. Кайсы гына авылга барсак та, китапханәгә кермичә үтмәдек. 80-90 процент китапханәләрдә соңгы татар китабы 70-80 нче елларда килгән китаплар. Шуннан туктаган», — ди «Казан утлары» журналы баш мөхәррире.
Рөстәм Галиуллин сүзләренчә, Кушнаренко районында иганәчеләрдән акча табып, үзләрендә татар китапларын булдырырга омтылалар.
«Хәтта район үзәкләрендә дә татар китаплары җитми. Татар китабын укырга теләүчеләр дә күп, сорап килүчеләр дә бар, әмма аларның бирергә китаплары юк. Китапханәгә килеп татар китабын укый торган татарларны бу китап, журналдан мәхрүм итмәскә тиешбез. Менә безгә бу мәсьәләне системалы рәвештә җайга салырга кирәк», — диде ул.
Шулай ук баш мөхәррирләр Башкортстан җирендәге татар шәхесләренең эзләре югалып баруына да борчылу белдерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз