news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Батровның "Россиядә традицион ислам" кулъязмасы фикер алышуга тәкъдим ителә

Китап кулъязмасы хакында фикер алышу Казанда узучы “Мультимәдәни дөньяда ислам” халыкара форум кысаларында үтәчәк.

(18 декабрь, Казан, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Бүген Казанда узучы “Мультимәдәни дөньяда ислам” халыкара форум кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровның күпьеллык хезмәте булган “Россиядә традицион ислам” китабының кулъязмасы буенча фикер алышу булачак. “Бу форумны бик дулкынланып көттем, чөнки форум кысаларында минем хезмәтем хакында фикер алышу булачак”, - диде Рөстәм Батров форумның кичә ачылган пленар утырышында.

“Китап турында фикер алышулар, бәхәсләр бу төшенчәне тирәнрәк аңлатырга ярдәм итәчәк. “Традицион ислам” төшенчәсен күп кенә дәүләт эшлекләре, ил җитәкчелеге үзләренең чыгышларында куллана, ягъни, ул дәүләт сәясәтенең бер өлешенә әйләнеп бара. Чынлыкта “традицион ислам” нәрсә ул, бу феноменның үзенчәлеге нәрсәдә турында фикер алышу безнең илдә җитәрлек түгел. Мин бу бушлыкны тулыландырырга булдым”, - диде мөфти урынбасары.

Рөстәм Батров китап кулъязмасын укып чыккан һәм искәрмәләр керткән галимнәргә, аерым алганда ислам белгече, фәлсәфи фәннәр докторы Тәүфикъ Ибраһимка рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Форум кысаларында үтүче “Традицион ислам”га багышланган түгәрәк өстәлдә тарих фәннәре докторы, Мәрҗәни исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков, Батуми Университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Абесалом Асланидзе, Казан федераль университет доценты, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов чыгыш ясаячак, дип көтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100