news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Батров: Укытучы хатын-кызларга яулык бәйләүне тыю – дискриминация

Мордовиянең Азюрка татар авылы мәктәбендә укытучы хатын-кызларга яулык бәйләүне тыю проблемасы хакында Татарстан мөфтие урынбасары үз карашын әйтте.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Венера Вәлиева). Мордовиянең Ромодан районы Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендә хатын-кыз укытучыларга яулык бәйләүне тыю проблемасы белән Татарстан Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итсәләр, "бу мәсьәләне ничек хәл итәргә уйларбыз", диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Билгеле булганча, Мордовиядә укытучыларның мөселманча яулык бәйләвенә бәйле рәвештә күптән түгел кабат низаг чыккан. "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Мордовиянең татар мәктәпләрендә яулык бәйләүне тыюга кагылышлы проблемалар 2013 елдан бара – ул чакта мәгариф өлкәсендәге җаваплы җитәкчеләр укучы кызларның яулыкларын салдырып, мәктәп формасы кертү буенча актив эш алып барды. 2014 елда ата-аналар, Мордовия Хөкүмәтенең мәктәптә баш киемендә йөрүне тыю турындагы карарын юкка чыгаруны теләп, судка да мөрәҗәгать итте, әмма оттырды. Әмма бу тыюларга карамастан, Азюрка мәктәбендәге укучылар да, укытучылар да яулыкларын салмады. Бу конфликт күпмедер дәрәҗәдә тынып торды, әмма былтырның декабрендә яңадан каршылыклар башланды. 2016 елның декаберендә Мордовиянең Азюрка авылындагы урта мәктәптә республиканың Мәгариф министрлыгыннан һәм район хакимиятеннән комиссия булып киткән. Укытучылар белән очрашу вакытында Мордовиянең мәгариф министры урынбасары Галина Явкина укытучы хатын-кызларга яулыкларын салырга кушкан яисә алар эштән азат ителәчәген әйткән.

Төбәк Диния нәзарәте рәисе (Үзәк Диния нәзарәтеннән) Зәки хәзрәт Айзатуллин исә бу мәсьәләне хәл итүдә төрле төбәкләрдә яшәүче мөселманнардан да ярдәм кирәклеге турында әйтә.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров әйтүенчә, өлкән кешеләр үзләре ничек дөрес таба, аларга шулай киенергә ярамый, дип бернинди норматив-хокукый актларда да язылмаган. "Кешеләр әдәп, тәрбия, гореф-гадәтләр кысаларында киенә. Минем белүемчә, теге яки бу кием кию тыюны бернинди дә закон җайга салмый. Бу – кеше ихтыярында. Без дөньяви дәүләт. Дөньяви дәүләттә һәркем үзенә якын карашны белдерә ала дигәнне аңлата. Ул дин тотарга яки дин тотмаска мөмкин. Бу яктан мәктәп хакимияте үзләренең дини карашлары белән хезмәткәрләренең шәхси карашларына комачаулый. Бу дискриминация, дөньяви дәүләт принципларын һәм, минем уйлавымча, гамәлдәге законнарны бозу", – диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары.

Рөстәм Батров белдергәнчә, Татарстан Диния нәзарәтенә Мордовиядән, Азюркадан мөрәҗәгать итүче булмаган. "Без Татарстан өчен җаваплы, әгәр дә безгә мөрәҗәгать итсәләр, бу мәсьәләне ничек хәл итәргә уйларбыз", – диде  ул.

Белозерье (Азюрка) – Мордовия Республикасының Ромодан районындагы иң зур татар авылы. 2015 елгы җанисәп буенча анда 3 меңгә якын татар яши. Авылда сигез мәчет бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100