news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Батров Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайлауларында катнашырга җыенмый

2017 елда булачак сайлауларда мөфти, аның беренче урынбасары һәм казый сайлап куелырга тиеш.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең беренче урынбасары - матбугат секретаре Рөстәм Батров быел булачак сайлауларда катнашмаячак. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде.

“Мин мөфтидән фәнни эшем белән шөгыльләнергә мөкинлек бирүен сорадым. Диссертация белән эшләргә җыенам, үземнең кандидатураны тәкъдим итәргә планлаштырмыйм. Җитәкче вазифасы минем фәнни эшем белән эшләүдә комачаулык тудыра”, - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кандидатурасы инде тәкъдим ителде.

Хәзерге казый Җәлил хәзрәт Фазлыев сайлауда катнашырга теләге булуын һәм үзенең кандидатурасын кабат тәкъдим итәргә әзер икәнлеген белдерде.

Диния нәзарәте уставы буенча мөфти, аның беренче урынбасары һәм казый сайлап куела. Сайлау 2017 елда узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot