news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Батров: Россия мәгариф министрының яулык бәйләүгә каршы чыгуы - ксенофобия билгесе

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Ольга Васильеваның фикере ул җитәкләгән министрлыкның рәсми позициясе белән тәңгәл килми дип саный.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевның мәктәпләрдә мөселман яулыкларына карата фикере белән килешми. Ул мәктәпләрдә мөселман яулыкларына карата шундый гаеп ташлауны дәүләттәге гомуми атмосферага туры килми дип саный.

Искәртеп үтик, Россияның фән министры Ольга Васильева Россия мәктәпләрендә яулык бәйләүгә каршы булуын белдерде.“Бу минем шәхси фикерем, нык ышанучы кеше атрибутикага өстенлек бирүе икеле, өстәвенә мәктәптә. Безнең мәгариф дөньяви холыклы”, – дип белдерде ул. 

Батров мөселман традицияләренә мондый гаеп ташлаулар Россия дәүләтенең конфессиональ сәясәтенә туры килми дип саный. Дәүләт эшчәнлеге Россия Федерациясе халыкларының милли мәдәни төрлелеген ныгытуга һәм саклауга юнәлтелгән. Рөстәм хәзрәт мондый бәяләүләрнең нигезендә элементар ксенофобия булуын искәртеп узды.

“Совет чорында бөтен халыкларны унификацияләү, үз йөзе булмаган совет кешесен булдыру максатында эш алып барылды. Хәзер исә, киресенчә, глобализация шартларында җәмгыятьнең барлык көчләре традицияләрне торгызу, милли төрлелекне саклап калуга юнәлтелә. Бу тыюлар исә дәүләтнең максатлары һәм гамәлдәге законнарына каршы килә. Мондый бәяләү - ул гадәти ксенофобия, башка кешенең әһәмиятен белмәү һәм кабул итәргә теләмәү ята”, – дип өстәде Рөстәм хәзрәт.

Мөфтинең беренче урынбасары мондый тенденцияләргә өстенлек бирү бик куркыныч дип саный. Чөнки Россиядә халыклар, мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр гаять күп һәм төрле. “Без бер йортта укырга, яшәргә, бер-беребезне аңларга омтылырга дучар ителгән. Шуңа күрә җәмгыятьне таркатырга сәләтле мондый фикерләрне һич тә хупларга ярамый. Киресенчә, бер-берңне аңлау һәм хөрмәт культурасын үстерергә кирәк“, – диде ул.

Шулай ук Рөстәм Батров һәр кешенең үз тормышын, үз киемен билгеләргә хакы барлыгын билгеләп үтте .

“Бу ят кешене кабул итә белмәү һәм теләмәү. Күп кешеләр моңа дучар. Кемдер башка конфессия вәкилләре белән әңгәмә төзергә өйрәнә, ягъни аларның башка төрле булуларына хакларын таный. Кемдер барысын да таптарга, күптөрлелекне күздән югалтырга тели. Миңа калса, менә бу мөселманнарга гаеп ташлаулар илебезнең этносферасына, хөкүмәтнең мәдәни, милли һәм дини күп төрлелекне ныгытуга, халыкларыбызның үзенчәлекле гореф-гадәтләрен саклап калуга юнәлтелгән конфессиаль политикасына туры килми. Хәзерге заманда, совет чорыннан соң җәмгыятьнең бөтен көче глобализация шартларын яңадан торгызуга һәм милләтләрне саклап калуга юнәлтелгән. Кемгәдер узенең үзенчәлелеге хакын кире кагу илебезнең ихтыяҗы һәм гамәлдәге законнар белән туры килми".

Рөстәм хәзрәт әйтүенчә министрның “мәктәптә яулыкларга урын юк” дип әйтүе чынбарлыкта безнең җәмгыятьтә ике тенденция моделе көрәше баруын белгертә.

"Кешелек бүгенге көндә дөньявилыкның ике моделен булдырган. Французларча дөньявилык дингә каршылылык дип кабул ителә. Җәмгыятьне диннән чистартырга омтылалар. Бу модельне Франция һәм Советлар Союзы кулланган. Англо-Сакс дөньявилыгы - конфессиаль нейтральлек. Ягъни һәр кеше үзенең ышануы белән үзен күрсәтергә мөмкин. Дини булсынмы, атеистик булсынмы - барысына да тигез карыйлар”, – дип аңлатты ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100