Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Батров: “Мөселман һәм ислам фильмнары арасында чик уздырырга кирәк”
“Без мөселман мәдәнияты мәнфәгатьләренә хезмәт итүче, мөселман мәдәнияты кыйммәтләрен пропагандалаучы, тамашачыларны рухи эзләнүләргә, тормышы турында уйланырга этәрүче фильмнар турында сүз алып барырга тиешбез”, - диде ислам белгече
(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Без мөселман мәдәнияты мәнфәгатьләренә хезмәт итүче, мөселман мәдәнияты кыйммәтләрен пропагандалаучы, тамашачыларны рухи эзләнүләргә, тормышы турында уйланырга этәрүче фильмнар турында сүз алып барырга тиешбез”, - дип белдерде бүген Казан халыкара мөселман кинофестиваленә тәкъдим ителгән фильмнарны сайлап алу комиссиясе әгъзасы, РИУ проректоры, Голәмәләр Советы рәисе Рөстәм Батров.
Билгеле булганча, узган елгы форум тирәсендәге гаугалардан соң быел VIII Казан халыкара мөселман кинофестивале сайлап алу комиссиясенә ислам белгече дә кертелде.
Рөстәм Батров фикеренчә, мөселман киноларын сайлап алу критерийлары гади түгел. Чөнки фестивальнең концепциясе дә анык, төгәл формалаштырылмаган. Нәтиҗәдә дин белгечләре фестивальнең дөньяви чара булуыннан чыгып эш иткән.
“Димәк, мөселман һәм ислам фильмнары арасында чик уздырырга кирәк. Ислам киносы – ул тулысынча ислам кануннары буенча төшерелгән кино, ул исламны дин буларак пропагандалый. Бу киноны карарга эчтән дә әзер булырга кирәк. Ислам контекстында төшерелгән киноны тамашачы һәрвакытта аңлап та җиткермәскә мөмкин. Шулай булгач, без мөселман киносы турында сүз алып барабыз. Шул ук вакытта моңа анык кына билгеләмә дә юк.
Ел саен кинофестивальнең концепциясе турында дискуссия күтәрелә. Без үзебез өчен бу фильмнар мөселман мәдәнияты кыйммәтләрен чагылдырырырга тиеш дигән критерий булдырдык. Бу һәрвакытта да ислам киносы булмаска да мөмкин. Ислам киносы – ул ничек булырга тиешлек турында. Ә мөселман киносы мөселманның көндәлек тормышы, мөселманнар һәм мөселман илләре хакында, мөселманнар эшләгән фильмнар. Бер сүз белән әйткәндә, бу киноны бөтен гаилә белән утырып карап булырга тиеш. Өстәвенә аның мөселман төсмерле булуы зарур.
Картиналарда “ятак” һәм башка шундый ислам кануннары бозылган күренешләр булса, без мөселман мәдәнияты кыйммәтләрен пропагандалаучы фестивальдә бу киноларны күрсәтү дөрес булмас дигән фикергә килдек, мондый эшләрне үткәрмәскә тырыштык.
Төшереп калдырылган фильмнар арасында шулай ук бер кешенең рухи эзләнүләре һәм тәңречелеккә килүе турындагы “Тәңре” фильмы. “Кешенең наркомания белән тәңречелек арасыннан икенчесен сайлап алуы яхшыдыр да, әмма тәңречелек христиан диненнән, исламнан да өстенрәк итеп күрсәтелә. Мөселман кинофестивале контекстында бу фильмны күрсәтү бик үк акылга ятышлы түгел”, - дип белдерде Рөстәм Батров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз