news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Асаев кызы Гөлназның Ваһапов фестивалендә җиңмәвенә сөенүен әйтте

Җырчы фикеренчә, артистларның балалары җиңгән очракта, халыкта тискәре фикер туа.

Рөстәм Асаев кызы Гөлназның Ваһапов фестивалендә җиңмәвенә сөенүен әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Җырчы Рөстәм Асаев кызы Гөлназның Ваһапов фестивалендә катнашкан вакытта беренче урын алмавына сөенеч белдерде. Бу хакта ул фестивальнең ТР Мәдәният министрлыгында үткән матбугат конференциясендә әйтте.

“2006 елда Башкортстаннан күчеп килгәч, шушы фестивальдә катнашып лауреат булу миңа көч бирде. Яшь җырчы өчен ул бик зур өметләр бирә торган фестиваль”, - дип бәяләде ул фестивальне.

“Соңрак кызым да катнашты, Аллага шөкер. Әле ярый, кызыма беренче урын бирмәдегез”, - диде ул Рифат Фәттаховка мөрәҗәгать итеп. “Артистларның балалары катнашкач, халыкта тискәре фикер дә туа, халык тикшерә башлый”, - дип аңлатты ул үз фикерен.

Рөстәм Асаев Ваһапов фестивален чишмә суы белән тиңләде. “Кайбер ялтыравыклы конкурслар фанталар, соклар кебек. Ләкин алар белән аш пешереп тә, чәй куеп та булмый”, - диде ул.

  • Рөстәм Асаев һәм Гөлназ Асаевалар - Ваһапов фестиваленең төрле еллардагы лауреатлары. Алар кунак буларак, юбилей концертында җырлаячаклар.
  • Ваһапов фестиваленең 15 еллыгына багышланган гала-концерт 15 майда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100