Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Рөстәм Асаев «Күңелем моңнары» исемле альбомын тәкъдир итте
^Рөстәм Асаев «Күңелем моңнары» исемле альбомын тәкъдир итте
(Уфа, 15 сентябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы талантлы яшь татар җырчысы Рөстәм Асаев, журналистлар белән очрашып, үзенең алдагы уй-ниятләре белән уртаклашты. Бу очрашуда ул шулай ук үзенең күптән түгел чыккан компакт тәлинкәсен дә тәкъдир итте. Татар телендәге унбиш җыры кергән һәм «Күңелем моңнары» дип исемләнгән яңа альбомы белән Рөстәм Асаев үз иҗатында яңа баскычка күтәрелүен күрсәтте.

Башкортстанның Благовар районындагы Былышлы дигән бик матур татар авылында туып үскән Рөстәм Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал бүлеген тәмамлап, берничә ел элек Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрына эшкә килде. Үзенең көчле һәм моңлы тавышы белән тиз арада тамашачыларның ихлас сөюен яулап өлгерде яшь талант. Опера һәм балет театрында эшләү белән бергә, Рөстәм эстрада әсәрләрен һәм халкыбыз җырларын да башкара. Быел яз ул, үзаллы яңа программа әзерләп, Уфада һәм берничә районда үзенең иҗатташ дуслары белән аерым концертлар да куйды.
Яшь җырчының шул программада башкарган эстрада әсәрләре һәм татар халык җырларыннан киң билгеле «Йолдыз» продюсерлык үзәге «Күңелем җырлары» дип исемләнгән компакт тәлинкәне чыгарды да инде. Журналистлар белән аралашуда Рөстәм Асаев шушы альбомны язу барышы белән таныштырды һәм көзге айларда Башкортстан районнары буйлап гастрольләргә чыгачагын да әйтте. Шул ук вакытта опера һәм балет театрында башкарачак яңа рольләре хакында да сөйләде яшь талант.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз