Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәссам Зөфәр Низами: Сәнгатьне бераз “селкетергә” булдым
Белгеч сәнгать өлкәсендә яңа юнәлеш булдыруы турында сөйләде.
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Зөфәр Низами татарда шамаил сәнгатенең йөз ел эчендә үзгәреш кичермәгәнен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татарларда шамаил сәнгате һәм гарәп каллиграфиясе” күргәзмәсе барышында сөйләде.
“Сәнгать үсеш кичермәсә, димәк, ул яшәми булып чыга. Шуңа күрә мин сәнгатьне бераз “селкетергә” булдым: мастика материалы белән эшләдем. Аның составында марля, клей һәм гипс бар. Аллаһ исемнәре өч катлы яссылыкта әнә шулай туды”, - дип аңлатты ул.
Зөфәр Низами күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрен ничек ясаганын аңлатып китте. “Эшләрем юеш комда ясалды. Ул рәссам өчен күп мөмкинлекләр ача. Юеш комда ни телисең, шуны ясарга була”, - диде рәссам.
Зөфәр Низами яңа юнәлеш – сәнгать каллиграфиясенә нигез сала. “Минем картиналарда һәрвакыт образ барлыкка килә”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз