news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам Рушания Якупова вафат

Рәссам натюрморт остасы буларак билгеле иде.

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татар халкының танылган рәссамы Рушания Якупова вафат. Бу хакта “Инстаграм” челтәрендәге битендә татар шагыйре Роберт Миңнуллин хәбәр итә.

“Ул сиреньнәр ясарга ярата иде. Бер картинасы безнең өйдә дә саклана. Рушания апа безнең атаклы рәссамыбыз Харис Якуповның хатыны. Рушания апаның яшь чагындагы әлеге портретын да 1697 елда Харис ага ясаган. Аларның уллары Фәрит белән Әнвәр дә рәссамнар. Рушания апа, шулай ук, билгеле татар рәссамы Байназар Альменовның сеңлесе дә. Харис ага белән аралашып яшәдек. Рушания апаның чәйләрен дә эчкәнем булды. Ул бик сөйкемле, чибәр, гел елмаеп кына торган татар хатыны иде... “Сиреньнәр”е гел аны искә төшереп торыр инде...” - дипломат яза Роберт Миңнуллин.

Рушания Якупова 1929 елның 3 нче февралендә Оренбург өлкәсе Кызыл-Мәчет авылында дөньяга килгән. 1953 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. 1994 елда Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы була. 2000 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә. Рушания Якупова натюрморт остасы буларак билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100