Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәссам Роза Хуҗина: Яшьләр хәзер үзләрен сәнгать өлкәсендә күбрәк таныта башлады
“Рәссамнарның каллиграфия сәнгате белән кызыксынуы артты”, - диде ул.
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Рәссам Роза Хуҗина күп кенә яшь рәссамнар хәзер үзләрен сәнгать өлкәсендә таныта башлады дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татарларда шамаил сәнгате һәм гарәп каллиграфиясе” күргәзмәсе ачылышында сөйләде.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән яшь рәссам Роза Хуҗина эшләрендә Коръән сүрәләре бар. Шушы сүрәләрнең исемнәрендә аның эчтәлеге чагыла. Мәсәлән, Кырмыска сүрәсе – Кырмыска образында ясалган. Эчендәге язу мәгънәне ачарга ярдәм итә.
“Мин дә, Казан сәнгать көллиятен тәмамлагач, үземне рәссам буларак озак эзләдем. Кая барырга, нәрсә эшләргә белмәдем. Аннары мин танылган рәссам Владимир Попов белән таныштым, ул минем остазым булды. Аның эшләре белән илһамлангач, миндә дә шамаил өлкәсендә эшләү теләге туды”, - диде ул.
Шулай, Владимир Попов Роза Хуҗинага юнәлеш бирә: ул аңа әле дә киңәшләрен биреп тора, ярдәм итә. “Эшләремне узган ел да тәкъдим иткән идем. Халыкара һәм Бөтенроссия күләмендәге конкурсларда катнаштым. Халык минем эшләремне инде бәяли”, - диде рәссам.
Роза Хуҗина киләчәктә эшләрен Европага да тәкъдим итәргә теләгәнен әйтте. “Киләчәктә, Алла боерса, планнарым бар. Мәскәүдәге музей коллекциясенә ике эшем – “Балык” һәм “Бал корты” тапшырылды. “RT Arabic” каналы да эшләрем белән кызыксынды: аерым сюжет төшерде”, - ди ул.
Роза Хуҗина талантлы рәссамнарга да югары яки урта уку йортын тәмамларга кирәк дигән фикердә. “Каллиграфиянең төрле образларда тууы – сәнгать көллиятендә алган белемнәремнең нәтиҗәсе. Рәссамга белемсез нәрсә дә булса тудыру кыен. Башлангыч белем булырга тиеш”, - дип ассызыклый Хуҗина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз