news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам Рифкать Вахитовның күренекле шәхесләр сериясе Фәнис Җиһанша белән төгәлләнә

Рәссамның юбилей күргәзмәсе “Хәзинә” милли сәнгать галереясында 12 апрельдә ачыла.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык рәссамы Рифкать Вахитов Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншаны үзенең “Күренекле шәхесләр” сериясенә керткән.

Рәссамның шәхесләр галереясендә Олуг Мөхәммәдтән башланып, Сөембикә, Дәрдмәнд, Тукай портретлары, Мирсәет Солтангалиев, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Илһам Шакиров, Роберт Миңнуллин белән дәвам итә һәм Фәнис Җиһанша белән төгәлләнә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә танылган рәссам Рифкать Вахитов үзе әйтте. “Бакый Урманчены, Илһам Шакировны заманында үзләреннән күчереп ясаган идем. Сөембикә образын танылган артисткабыз Дания Нуруллина аша күзалладым. Ә Мирсәет Солтангалиев портретын Фәнис Җиһаншага карап ясадым”, - ди рәссам. "Кайчан кемне ничек ясыйсын алдан белеп булмый. Барысы да Аллаһтан килә. Күңелгә килгәннән котылып булмый – ул эшләнергә тиеш кебек”, - ди Рифкать Вахитов. Ул кайсыдыр портретларның айлар буе ясалуын, кайсыларының ике утыруда эшләнүен әйтә.

Татарстанның халык рәссамы Рифкать Вахитов күренекле татар шәхесләре сериясе белән үзенең 80 еллыгын каршылый. Рәссамның юбилей күргәзмәсе “Хәзинә” милли сәнгать галереясында 12 апрельдә ачыла. Күргәзмәдә күренекле шәхесләр сериясеннән утызлап портрет куелачак.

Рәссам киләсе елга кандидатурасын Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итергә ниятләвен әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100