news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам Рифкать Вахитов Казан Кремле янында Олуг Мөхәммәт ханга һәйкәл куярга тәкъдим итте

Автор дәүләт башлыгының атта утырган һәйкәле проектын Татарстан Мәдәният министрлыгына тапшырган.

Рәссам Рифкать Вахитов Казан Кремле янында Олуг Мөхәммәт ханга һәйкәл куярга тәкъдим итте
Рамиль Гали

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Ольга Голыжбина). Татарстанның танылган рәссамы, монументалист Рифкать Вахитов Казан Кремле янында Олуг Мөхәммәт ханга һәйкәл куярга тәкъдим итте.

Рәссам Казан ханлыгына нигез салучы, урта гасыр дәүләт эшлеклесе Олуг Мөхәммәт ханга һәйкәл проектын эшләгән инде.

Автор уйлавынча, ярты метрлы сында дәүләт башлыгы атта утырган һәм кулына корал тоткан килеш мәңгеләштереләчәк. Бу хакта агентлыкка рәссам үзе Казанда шәхси күргәзмәсе ачылышында сөйләде.

“Казан ханлыгына нигез салучы, минемчә, мәңгеләштерелергә, Казанда яшәүчеләр хәтерендә сакланырга тиешле шәхес. Атлы һәйкәл проекты сызымын Мәдәният министрлыгына тапшырдым, хәзер миннән берни тормый, нәтиҗә генә көтәсе кала. Проектның язмышы министрлык кулында”, - дип уртаклашты Вахитов “Татар-информ агентлыгы хәбәрчесе белән.

“Хәзинә” галереясендә бүгенге юбилей күргәзмәсендә монументның сызымы тәкъдим ителгән. Анда Казан Кремле стенасы янында Олуг Мөхәммәт ханга һәйкәл сурәтләнгән. Рифкать Вахитов сүзләренчә, һәйкәлнең шәһәрнең үзәк тарихи өлешендә урнашуы “дөрес” булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100