news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам Рөстәм Шәмсутов татар сәнгатендә гарәп графикасы үсеш кичерүен әйтте

Эшләрдә татар мәдәниятенең рухи эчке дөньясы да, шул ук вакытта замана чоры да яктыртыла

Рәссам Рөстәм Шәмсутов татар сәнгатендә гарәп графикасы үсеш кичерүен әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Шәмсутов татар сәнгатендә гарәп графикасы классик каллиграфия һәм авангард юнәлешендә үсеш кичерә дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә күргәзмә ачылышында сөйләде.

Мисал итеп ул берничә рәссамны атап үтте. «Айрат Хисмәтуллин – ислам кануннары белгече, рәссамчылыкка белем ала. Мин аны каллиграф-экспрессионист дип атар идем. Ул сәнгать методы ярдәмендә искитмәле эшләр ясый: төрле төстәге фон экспрессив эчтәлек өсти. Ул тәҗрибәдән курыкмый», - диде ул.

Шулай ук ул яшь рәссам Роза Хуҗинаның 2015 елда гарәп графикасына мөрәҗәгать итүен, бүгенге көндә профессиональ рәссам булуын искәртте. «Аның авторлыгындагы эшләр аерылып тора», - дип сөйләде Рөстәм Шәмсутов.

«Хәзерге заман каллиграфиясе бүгенге көндә останың үзенчәлекле карашыннан тора. Һәр рәссам гарәп графикасына да, татар мәдәниятенең рухи эчке дөньясына да мөрәҗәгать итә, шул ук вакытта замана чорын да сурәтли», - дип аңлатты рәссам.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100