news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәссам Надир Әлмиев Тукай премиясенә тәкъдим ителгән

Надир Әлмиев күренекле татар җырчысы Усман Әлмиевның улы.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Рәссам Надир Әлмиев Тукай премиясенә тәкъдим ителгән. Бу мәгълүмат “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды. Рәссамны Татарстан рәссамнар берлеге тәкъдим иткән.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Надир Әлмиевка 72 яшь. Ул күренекле татар җырчысы Усман Әлмиевның улы.

  • Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеге Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында билгеләнәчәк. Җәмәгатьчелек шушы көннәрдә исемлекнең әзер булуын көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot