news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам Михаил Кузнецов: Мине Роберт Миңнуллин «рус татары» дип йөртә иде

Казанда халык рәссамының Тукайга багышланган яңа күргәзмәсе ачылды.

Рәссам Михаил Кузнецов: Мине Роберт Миңнуллин «рус татары» дип йөртә иде
Максим Каримов

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык рәссамы Михаил Кузнецовның «Тукай дөньясы» дигән күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә ачылышында ул халык шагыйре Роберт Миңнуллинның үзенә «рус татары» дип шаярып әйтүен искә төшерде.

«Мин Тукай яшәгән якларда торганмын. Мин татар авылында тудым, ул Кырлайдан утыз чакрым ераклыкта гына урнашкан. Татар өйләрендә һәрчак идән юылган, бар җир пөхтә, бизәкле мендәрләр тезеп куелган, яңа гына юылган кер исе таралган булыр иде. Мин барысын да сеңдереп үстем», — диде рәссам «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Михаил Кузнецов сүзләренчә, аңа милли образлар якын. «Мин озак еллар Башкортстанда яшәдем, анда халык бик ачык, чөнки анда дала, кешеләр бер-берсен күрергә гаҗиз. Табигатьнең күчермәсен бирү генә аз, минем өчен иң мөһиме, аның төп мәгънәсен ачып бирә алу, образлылыкны югалтмау», — дип аңлатты ул.

«Тукай дөньясы» күргәзмәсендә рәссамның Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләре, Идел буенда яшәүче халыкларның тормышына, гореф-гадәтләренә багышланган эшләре урын алган.

«Бу күргәзмәне мин туган йорт җылысы дип атар идем. Һәр композициядән җылылык бөркелә. Һәр рәсемдә милли кием, мәдәният, гореф-гадәтләр чагылыш тапкан», — диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова.

Үзбәкстанның халык рәссамы Озад Хәбибуллин фикеренчә, Михаил Кузнецов әсәрләрендә мәхәббәт чагылыш таба. «Михаилның рәсемнәре чигү белән чиккән кебек, бик оста эшләнгән. Ул үз ягында яшәгән халыкның милли үзенчәлеген төсмерләп бирә алган», — дип бәяләде ул.

Михаил Кузнецов мари, удмурт халыклары белән бик күп аралашырга туры килгәнен әйтте. «Алар табигатькә якын, урманны яхшы беләләр. Идел буе халыкларының гамәли-декоратив сәнгатен, бизәлешен өйрәнү өчен мин әдәбиятны файдаланам, сәнгать музее үрнәкләре белән танышам», — дип әйтте ул.

«Татарларда — түгәрәкле элементлар, мариларда геометрик бизәлешләр өстенлек алган. Шул гади генә бизәкләрдә мәҗүси тотемнар дөньясын төсмерләргә була, аларның үз ритмы, үз динамикасы бар. Мин аларны икенчел формада үземнең әсәрләремдә киң кулланам», — диде ул.

Михаил Иванович Кузнецов — Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты. 1946 елда Дөбъяз районы Яңа Корманай авылында туа. 1970 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1978 елдан башлап рәссам-графикларның иҗади төркемендә һәм СССР, Россия рәссамнарының күчмә төркемнәрендә эшли.

Әсәрләре Россия, Татарстан Мәдәният министрлыгы фондында, шулай ук Россия, Татарстан, Башкортстан, Марий Эл һәм башка республикаларның музейларында, картина галереяләрендә саклана. Анын әсәрләре, Англия, Германия, АКШ, Израиль, Төркия коллекционерларының шәхси җыелмаларын бизи.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100