Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәссам Мөдәррис Минһаҗев: Милләтем турында горурлык хисе тоеп язам
Саба Балалар иҗат үзәгендә рәссамның 40 еллык иҗат эшчәнлегенә багышланган күргәзмә ачылды.
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”. Сания Әхмәтҗанова). Бүген, 28 апрельдә, Саба Балалар иҗат үзәгендә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның 40 еллык иҗат эшчәнлегенә багышланган, аның төрле жанрдагы иҗат эшләреннән оештырылган “Төсләрдә – милли хисләр” дигән күргәзмә ачылды. Бу хакта "Татар-информ"га Саба районыннан күргәзмәне оештыручылар хәбәр итте.
Күргәзмә ачылу тантанасында Саба районы хакимияте вәкилләре, укучы балалар, сәнгать сөючеләр, бер төркем Казан кунаклары, шул исәптән Татарстан һәм Россия Рәссамнәр берлеге җитәкчесе урынбасары Альберт Шиһабиев, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов; академик, тарих галиме Индүс Таһиров; академик, галим Энгел Таһиров; әдәбият галиме, шагыйрь, профессор Әнвәр Шәрипов; Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, журналист, рәссам Дания Гайнетдинова һәм башка күренекле шәхесләр бар иде.
Күргәзмәгә авторның төрле жанрдагы иҗади эшләре куелган. Күпчелекне туган җир табигате, гади, әмма кадерле көнкүреш әйберләре, милли ядкарьләр тәшкил итә. Әмма шәһәрдә яшәгән рәссам шәһәр тормышы, кала мәшәкатьләреннән азат була алмый. Рәсемнәрдә алар да чагылыш тапкан. Мөдәррис Минһаҗев үзенең картиналарын "милләт турында горурлык хисләре тоеп язам", диде.

Язучы һәм рәссам Дания Гайнетдинова "Татар-информ" хәбәрчесенә үзенең бу күргәзмәне "Кайту" дип исемләгәнен әйтте. Бу - туган якка, нигезгә, үткәннәргә, үз-үзеңә кайту, дип билгеләп үтте ул. Дания Гайнетдинова Мөдәррис Минһаҗевны бүген иң актив рәссамнарның берсе дип атады. "Бу - бик зур күргәзмә", - диде ул. - Монда тәкъдим ителгән әсәрләрдә тарих та, бүгенге тормыш та чагылыш таба. Картиналарының берсендә рәссам ике буын вәкилен - моңа кадәр күрешә алмаган бабасы белән оныгын очраштыра. Шуның белән безне нәсел тамырлары турында уйланырга чакыра. Шәхесләргә багышланган эшләре дә күп. Биеп-йөгереп кенә йөри, ачык һавада пленерлар оештыра, бик актив рәссамнарыбызның берсе ул Мөдәррис. Хәзер андыйлар бик сирәк", - диде Дания ханым, фикерләрен уртаклашып.
Күргәзмә ачылышында катнашучыларның фикеренчә, рәсемнәрдән туган як җылысы бөркелә, алар милли рухта, туган җиргә мәхәббәт хисләре тоеп язылган. Академик Энгел Таһиров исә Мөдәррис Минһаҗевны "җирдә тынычлыкны ныгыта торган адәм баласы", "тынычлык илчесе" дип бәяләп, аңа Халыкара гуманитар академия исеменнән Халыкара дәрәҗәдәге бүләк – "Роза мира" дип аталган алтын медаль тапшырды.

Белешмә. Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы, атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев 1953 елда Саба районы Шәмәрдән бистәсендә туа. 1976 елда Ижевск дәүләт университетының сәнгать-графика бүлеген тәмамлый. 1978-1998 елларда Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итә. Минһаҗевлар гаиләсе 1998 елда Татарстанның Лениногорск шәһәренә күчеп килә. Рәссам бүгенге көндә шунда яшәп иҗат итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз