news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам карикатурист Вячеслав Бибишев вафат

Вячеслав Бибишев Кырымда уздырылган плэнерда катнашкан булган.

Рәссам карикатурист Вячеслав Бибишев вафат
архив/Рамиль Гали

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Кырымда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, рәссам-карикатурист Вячеслав Бибишев вафат булган. Әлеге хәбәрне Татарстан мәдәният министрлыгының музей эше бүлеге җитәкчесе Дамир Натфуллин раслады. “Хәбәрдә рәссамның үлеме сәбәбе төгәл күрсәтелмәгән”, - диде ул. Ул Кырымнан килгән хәбәрдә рәссамның йокыдан уянмыйча вафат булуы турында әйтелүен хәбәр итте.

Вячеслав Бибишев Татарстан рәссамнары берлеге Кырымда оештырган традицион плэнерны катнашкан. Плэнер Бакчасарайда үткәрелгән һәм аның нәтиҗәсе буларак, “Кырым минем йөрәгемдә” традицион күргәзмәсе әзерләнә башлаган.

Рәссамның гәүдәсен Татарстанга алып кайту мәсьәләләре хәл ителә.

  • Вячеслав Бибишевка 14 июльдә 55 яшь туласы иде. Казан Төзелеш институтын тәмамлаган. Ул карикатура һәм сатирик графика жанрынла иҗаты белән билгеле. 1982 елдан бирле республика матбугатында басыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100