news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам: Каллиграфияне саклау — безнең өчен бик мөһим

«Казаныбызда галерея һәм музейлар булганда, халык каллиграфия сәнгате белән таныша ала», — диде Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина.

Рәссам: Каллиграфияне саклау — безнең өчен бик мөһим
Солтан Исхаков

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Рәссам, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина фикеренчә, каллиграфияне саклап калу бик мөһим.

«Каллиграфияне саклау — безнең өчен бик мөһим. Чөнки ул безгә ят әйбер түгел. Чит илдәге күргәзмәләрдә дә: „Нигә гарәп каллиграфиясе белән шөгыльләнәсез?“ — дип сорыйлар. Җавабым шундый: әби-бабаларыбыз 100 еллар буе әлеге язуны кулланган. Һәр өйнең иң матур җирендә шамаилләр торган. Моны әби-бабаларыбызның гореф-гадәте буларак карарга һәм кулдан килгәнчә, саклап калырга кирәк», — диде ул.

Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина сүзләренчә, каллиграфиягә багышланган күргәзмәләр әлеге сәнгать төрен саклауда зур өлеш кертә.

«Казаныбызда галерея, музейлар булганда, халык әлеге сәнгать төрләре белән таныша ала. Үзем дә төрле осталык дәресләрендә кешеләрне каллиграфия белән таныштырырга тырышам. Укучыларым да бар», — дип уртаклашты ул үзенең иҗатына багышланган «Илаһи сүз хозурында» дигән күргәзмә турындагы матбугат очрашуында.

Элегрәк «Татар-информ» 20 август, җомга көнне, 14.00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсе ачылачагын язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100