news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәссам К. Муллашевның “Ефәк юлы буяулары” каталогын тәкъдим итү чарасы була

Ул “Казан — төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасы кысаларында оештырыла

 (Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). 26 сентябрь көндезге 3 тә ТРның Казан кремльдәге “Хәзинә” Милли галереясында Казакъстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы Камил Муллашевның “Ефәк юлы буяулары” каталогын тәкъдим итү чарасы була.

Рәссамның күргәзмәсе “Хәзинә” дә ай дәвамында эшләде һәм ул “Казан —төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасы кысаларында оештырылган иде. Быел рәссам үзенең 70 яшен билгеләп үтә, тәкъдим ителәчәк каталог та шул уңайдан чыгарылган. Анда төрле жанр һәм стильдә иҗат итүче Камил Муллашевның әсәрләре урын алган.

Тәкъдим итү чарасына рәссамның үзе дә килер дип көтелә, диелә оештыручылар “Татар-информ”га биргән белешмәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot