news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам Искәндәр Рафиковның юбилей күргәзмәсе ачыла

Күргәзмә рәссамның 85 яшьлеге уңаеннан оештырыла

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә көндезге 4 тә Казанның “Хәзинә” милли сәнгать галереясында ТРның һәм РФның халык рәссамы Искәндәр Рафиковның юбилей күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә аның 85 яшьлеге уңаеннан оештырыла. Искәндәр Рафиковның әсәрләре илебезнең зур музейларында һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Рәссамның иҗатында төрле тематикага багышланган иҗат әсәрләрен күрергә була. Аның башлангыч чор иҗаты авыл тормышы, авыл халкына багышланган. Соңрак ул Сөембикә образына мөрәҗәгать итә һәм аның аша татар халкының тарихын чагылдыра. Г. Тукай образы аша исә татар халкының рухи байлыгын тоярга мөмкин.
1960 нчы еллар тирәсендә рәссамның иҗатында Муса Җәлил һәм батырлык темасы калкып чыга.

Шулай ук, Искәндәр Рафиков хезмәтләре арасында танылган хатын-кыз портретлары да зур урын алып тора. «Булгарская царевна», «Легендарная ханбике», «Портрет поэтессы Ф. Тархановой», «Портрет народной артистки ТАССР и РСФСР М. Рахманкуловой» портретлары моңа мисал булып тора.
Күргәзмәдә барлыгы 97 хезмәт урын алган.

Ул 16 ноябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100