Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәссам Ильяс Фәйзуллин тарих турында сөйләшергә чакыра
Рәссам Ильяс Фәйзуллин тарих турында сөйләшергә чакыра
(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Иртәгә Татарстан Республикасы Милли музееның күргәзмәләр залында Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Ильяс Фәйзуллин белән очрашу була. Очрашу кысаларында “Рәссам күзлегеннән караганда тарих” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” дә планлаштырыла. Анда танылган рәссамнар һәм тарихчылар, шулай ук сәнгать белгечләре катнашачак.
Октябрь аенда Милли музейда И.Фәйзуллинның Казанның 1000 еллыгына һәм үзенең 55 яшьлек юбилеена багышланган шәхси күргәзмәсе ачылган иде. Анда рәссамның үткән тарихыбызны чагылдырган күп кенә картиналары урын алган. Алар арасында И.Фәйзуллинның соңгы ике елда иҗат иткән “Апофеоз” һәм “Екатерина IIнең Казанга килүе” дип исемләнгән саллы эшләре дә куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз