news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам Илнур Сираҗиев үзенең шәхси күргәзмәсен тәкъдим итә

Анда 35 эш урын алган

 (Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). 7 ноябрь көнне кичке 4 тә “Хәзинә” милли сынлы сәнгать галереясында Илнур Сираҗиевның “Сынлы сәнгать. Графика” дип аталган күргәзмәсе ачыла.

Илнур Сираҗиев − Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, бик күп күргәзмәләрдә һәм симпозиумнарда катнашкан сәнгатьче.

Тәүге шәхси күргәзмәсендә рәссам акрил һәм майлы буяулар, карандашлар белән ясалган әсәрләрен сәнгать сөючеләргә тәкъдим итә. Картиналарның күбесе 2000 нче елларда язылган. Илнур Сираҗиев картиналары тамашачы карашын тотып алып, үзенә җәлеп итәргә дә, мәгънә белдерергә дә сәләтле.

23 ноябрьгә кадәр эшләячәк күргәзмәдә 35 эш урын алган, дип хәбәр итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100