news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам Илдар Зарипов юбилеен билгеләп үтә

Бүген Казанда Илдар Зариповның 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Габдулла Тукай исемендәге Әдәби музеенда “Бездә кунакта...” очрашулар циклыннан - ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСР атказанган рәссамы, РФ халык рәссамы, Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Зариповның 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтәчәк.
Менә инде бишенче ел Тукай Әдәби музеенда “Бездә кунакта...” циклыннан даими очрашулар оештырыла. Музей кунаклары төрле шәхесләр – заманыбызның татар мәдәнияте һәм җәмәгать вәкилләре, Тукай премиясе лауреатлары, галимнәр, әдәбият белгечләре, тарихчылар була.
Чираттагы очрашу танылган рәссамыбыз Илдар Зарипов юбилеена багышлана, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте. Илдарның рәсем сәнгатенә мәхәббәте әтисе ягыннан килә. Әтисенең агач эшенә кулы бик ята. Илдар Казан сәнгать училищесын, Мәскәүнең В.Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлый. Иҗат юлына ул укуын тәмамлагач та аяк баса. 1970 елда аның «Өйләр», «Нефтьче Әхәт абый» картиналарын Рус дәүләт музее сатып ала. Третьяков галереясы фонды «Туган авылымда», «Кырлай көйләре», «Сөембикә улы белән”, «Икмәк», «Истәлекләр» кебек эшләр белән тулылана. Илдар Зариповның иҗат җимешләре белән Казан, Киев, Петрозаводск, Чабаксар, Ижау, Пермь, Красноярск, Тамбов шәһәрләре музейларында да танышып була. Алмания, Израиль, Франция, Англия, Италия, АКШ, Канада, Кытай музейлары һәм шәхси тупланмалары да рәссам эшләренә бай.
Рәссамның сәнгать әсәрләре татар мәдәниятенә зур өлеш кертә һәм бүгенге заманыбызның сәнгать хәзинәсендә зур урынны алып тора. Аның иҗатында Көнбатышның сәнгатьчә идеяләре һәм Шәрыкның рухи көче, Аурупа һәм Азия мәдәни кыйммәтләре һәи традицияләре чагылыш таба. Шул ук вакытта Илдар Зарипов милли оста булып кала. Аның таланты, киң кырлы иҗаты республикабызда гына түгел, бөтен Россиядә таныла. Рәссамның картиналары эчкерсезлеге, җылылыгы һәм тормышчан оптимизмы белән аерылып тора.
2003 елда Илдар Зарипов кешелекнең мәдәни мирасына саллы өлеш керткән өчен “гасыр кешесе” дип табыла.
Бүген останы котларга аның хезмәттәшләре, дуслары, Казан сәнгать мәктәбе мөгаллимнәре һәм шәкертләре киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100