news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам Харис Якупов юбилейга әзерләнә

Рәссам Харис Якупов юбилейга әзерләнә

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Рәхимова). 23 декабрьдә Россиянең Сәнгать академиясе әгъзасы, СССР, Россия, Татарстан дәүләт премияләре лауреаты Харис Якупов 85 яшен һәм иҗади эшчәнлегенең 60 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге истәлекле даталар хөрмәтенә юбилярның "Рәссам булу җиңелме" дип аталган хикәяләр җыентыгы дөнья күрәчәк.

"Рәссам булу җиңелме" - Харис Якуповның рәссам һөнәре турында уйланулары. Автор әлеге китапны 30 елга якын язган. Әсәрләрнең бер өлеше автобиографик характерда, китапта Татарстан һәм Идел буе рәссамнарына багышланган хикәяләр дә бар.

Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Якупов Җиңүнең 60 еллыгына да әзерләнә. Киләсе елның мартында аның Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда хәрби темага багышланган иҗат җимешләре күргәзмәсе ачыла. Биредә "Җиңү көне" триптихы тиешле урын алачак. Анда олы яшьтәге сугыш ветераны авылда оныклары арасында сурәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100