news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәссам Бакый Урманченың шигырьләр җыентыгы басылып чыгачак

Бүген 23 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә скульптор, рәссам Бакый Урманченың 125 еллыгына багышланган очрашу булды.

Рәссам Бакый Урманченың шигырьләр җыентыгы басылып чыгачак
Расих Фәсхетдинов

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Рәссам Бакый Урманченың шигырьләрен аерым җыентык итеп чыгарырга җыеналар.

«Без Бакый Урманченың „Ибн Фазланның Болгарга килүен“ хезмәтенең күчермәсен аның төзәтмәләре, аңлатмалары һәм иллюстрацияләре белән бастырып чыгарырга телибез. Шулай ук аның шигырьләрен дә китап итеп чыгару теләге бар. Алар гарәп графикасында да, татар һәм рус телләрендә булыр дип көтелә», — диде ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиевага бирелде.

Бүген, 23 февраль көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә скульптор, рәссам Бакый Урманченың 125 еллыгына багышланган очрашу булды.

Биредә олуг рәссамның төрле елларда иҗат ителгән картиналары белән беррәттән Бакый Урманченың шәхси архивында сакланган материаллар: мәкаләләр, шигырьләр, хатлар да урын алган. Алар бүген тамашачыга беренче тапкыр тәкъдим ителде. Хатыны Флора ханымга багышлап язылган шигырьләре дә бар.

Кичәгә рәссамнар, Бакый Урманченың замандашлары, дуслары һәм укучылары да килгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot