Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәссам Айрат Хисмәтуллин каллиграфия өлкәсен галәм белән чагыштырды
Белгеч фикеренчә, аның чикләрен билгеләп булмый.
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Рәссам Айрат Хисмәтуллин каллиграфия өлкәсен галәм белән чагыштыруын, аның чиксез йолдызлы күккә охшаганын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә “Татарларда шамаил сәнгате һәм гарәп каллиграфиясе” күргәзмәсе барышында сөйләде.
“Без дә иксез-чиксез йолдызлар юлын тикшерәбез икән. Алар хәрефләр рәвешендә янып тора. Без язарга өйрәнәбез, аларның атамалары һәм формалары белән танышабыз, язуга барлык игътибарыбызны юнәлтәбез һәм безнең алда чиксез галәм туа. Аның чикләрен билгеләп булмый”, - диде ул.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, каллиграф Нәҗип Нәккаш Айрат Хисмәтуллинны татарларның көчле нәселләренең дәвамчысы дип атавын әйтте.
“Айрат – Екатеринбургтан килгән. Күп кенә татарлар Чиләбе, Оренбург якларыннан килеп, үзләрен күрсәтә, бүгенге көндә дә татар булып яшиләр. Элекке мәдәниятләрен онытмыйлар, дәвам итәләр. Анда ислам дине белеме дә, рәссамчылык та бар. Шулар бергә җыелып, көчле синтез тәшкил итә”, - диде Нәккаш.
Нәҗип Нәккаш, Айрат Хисмәтуллинның хезмәтләрен югары бәяләп, “Коръәннән эчтәлекле сүрәләрне сайлап алган һәм ул аларны үзенчәлекле ысул – пумала белән эшләгән. Мең еллардан килгән гарәби язуыбыз дәвам итәр дип ышанам”, - дип әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз