Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рәссам Анатолий Пашин: Барлык руслардан иң татары – мин
Пашин “Татарстан Республикасы халык рәссамы” исеменә лаек булды.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Рәссам Анатолий Пашин бүген “Татарстан Республикасы халык рәссамы” исеменә лаек булды. Республиканың күренекле кешеләренә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Казан Кремлендә булып узды. “Татарстан Республикасы халык рәссамы” исеме билгесен рәссам түшенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беркетте.
“Без Рөстәм Нургалиевич белән бер үк елны һәм бер үк көнне диярлек туганбыз. Мин бер генә көнгә зуррак аннан”, - дип белдерде рәссам сәхнәдән. Һәм быелгы елның үзе өчен бәхетле ел булуын – 60 яшьлеген билгеләп үтүен, кыз оныгы тууын һәм менә бүген Татарстанның халык рәссамы булуын җиткерде.
“Бабай” Минтимер Шәрипович әйткәнчә, барлык руслардан иң татары – мин. Мин Татарстанның байлыгы – халыклар дуслыгы икәнлеге белән ризалашам. Татарстанда тууым белән горурланам. Тагын да шуның белән горурмын,тарихи урын Җүкәтауда тууым белән”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Пашин.
Нәкъ менә тарих һәм табигать рәссамны иҗатка илһамландыра. Аның картиналарында туган Болгары, Җүкәтау, Чистай төбәге сурәтләнгән. Рәссам Татарстанга бары чәчәк атуын гына тели. Хезмәттәшләренә исә – хакимияттән һәм сәнгатьне бәяли белүчеләрдән игътибар һәм хөрмәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз