news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам Алсу Тимергалинаның керамик эшләнмәләре беренче тапкыр халыкка күрсәтелде

«Алсу ясаган милли бизәкләр, милли образлар рәхәтлек бирә. Алар шундый ихлас», — диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова.

Рәссам Алсу Тимергалинаның керамик эшләнмәләре беренче тапкыр халыкка күрсәтелде
Рамил Гали

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә рәссам Алсу Тимергалинаның керамик эшләнмәләре беренче мәртәбә халыкка тәкъдим ителде. Бу эшләр авторның традицияләрне үзенчәлекле итеп күргән милли стиль эзләнүләрен чагылдыра, ди оештыручылар.

Күргәзмә ачылу тантанасына рәссамнар, язучылар, галимнәр, нәшрият хезмәткәрләре, рәссамның дуслары җыелды.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова чарага Алсу Тимергалинаның якын дусты буларак килгәнен әйтте. «Мин Алсуның иҗаты белән күптәннән таныш. Ул күпкырлы шәхес. Аның осталыгы пейзажда иде, ә хәзер ул милли мәдәни кодка тирәнтен кереп бара. Алсу ясаган милли бизәкләр, милли образлар рәхәтлек бирә. Алар шундый ихлас. Ул әле авыр хәлдә калган балаларга ярдәм кулы сузучы да», — диде депутат.

Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның баш фәнни хезмәткәре Динә Әхмәтова Алсу Тимергалинаның төп эшчәнлеге китап бизәү булса да, күргәзмәдә аның рәсемнәре һәм рәсем төшерелгән керамик савытлары урын алган дип таныштырды. «Аның иҗаты милли тормыш, эмоциональлек белән бәйле. Аның эшләрендә ихлас хисләр чагыла», — диде Динә Әхмәтова.

Алсу Тимергалинаны күргәзмәсе ачылу уңаеннан котларга журналист, «Татар мөселман календаре» авторы Фәния Хуҗахмәт тә килгән. «Алсу безнең күз алдыбызда үскән шулкадәр матур кыз бала иде. Ул Адлер абыйның [ТИ иск.: язучы, тәрҗемәче Адлер Тимергалин] куенында үсте һәм аның бөтен күңел байлыгын үзенә җыйды. Алсуның тагын бер зур эше булды: ул әтисенең сүзлекләрен дөньяга чыгарды», — диде ул.

Күргәзмәдә шулай ук Алсу Тимергалина ясаган милли бизәкләр, төрле елларда иҗат иткән рәсемнәр белән танышырга мөмкин.

Алсу Тимергалина заманында «Татарстан яшьләре» газетасының, «Идел» журналының дизайнын ясаган рәссам. Ул шулай ук Татарстан китап нәшриятында басылган күп китапларның бизәлеш авторы.

Күргәзмә 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Алсу Тимергалина 1960 елның 28 августында Казанда туган. 1979 елда Казан сәнгать училищесын; Чувашия дәүләт педагогика университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган.

Алсу Тимергалина — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе; Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзасы; Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Рәссам республикакүләм, зональ, регионара һәм халыкара күргәзмәләрдә даими катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100