news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам А.Петровның Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән күргәзмәсе ачылды

Картиналар “Балачактан”, “Габдулла Тукай әсәрләре буенча” һәм “Болгар хәтеренә” серияләрендә тәкъдим ителде.

Рәссам А.Петровның Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән күргәзмәсе ачылды
Расих Фасхутдинов

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты Александр Петровның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен алу өчен тәкъдим ителгән күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Александр Петровның соңгы 5-6 ел иҗат ителгән картиналары “Балачактан”, “Габдулла Тукай әсәрләре буенча” һәм “Болгар хәтеренә” серияләрендә тәкъдим ителде.

“Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә А.Петров бу премиягә быел тагын ике рәссамның иҗаты тәкъдим ителгәнен әйтте. “Бу премиягә миннән кала Мәдияр Хаҗиев һәм Михаил Кузнецов та тәкъдим ителгән. Мөмкинлекләр, миңа калса, барыбызда да бертигез, чөнки һәр рәссам да яхшы, һәр рәссам да премиягә лаеклы. Без бер-беребезгә бер дә охшамаган, һәрберебезнең үз темасы. Комиссия нинди карар кабул итә, шулай була”, - диде рәссам.

Чарага килгән рәссам-монументалист, Үзбәкстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган рәссамы, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Озад Хабибуллин Александр Петровка уңышлар теләде. “Ул үзенең бер ачкычын, юлын тапкан һәм шул юл буенча бара. Аның картиналарында ниндидер бер сер бар. Аны кешеләр аңларга да, аңламаска да мөмкин, әмма аның картиналарыннан энергия ташып тора. Чыннан да, Александр Тукай премиясен алырга лаеклы”, - диде ул.

Татарстан республикасы рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Альберт Шиабиев Александр Петровның Тукай премиясен алу мөмкинлеләре зур булуын әйтте.

Петров Татарстан Рәссамнар берлегенә сынчы буларак керүен, картиналар ясауга соңрак тотынуын әйтте. “Кечкенәдән без рәсемнәр ясап үстек. Сүз югары сәнгать турында бармый, сүз балачакта хисләнеп ясалган рәсемнәр турында бара. Профессиональ рәвештә, кызганычка каршы, 10нчы класстан соң гына шөгыльләнә башладык. Бернинди студияләр дә, мәктәпләр дә булмады. Андый мөмкинчелекләр юк иде”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100