Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәсмиләштерелмәгән күчемсез милек хуҗаларыннан салым түләтергә тәкъдим ителә
Росреестрда бу салымны түләтү мөмкин түгел дип саныйлар.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россия Финанс министрлыгы бинаны кадастр исәбенә керткән, әмма рәсмиләштермәгән милек хуҗаларыннан салым түләтергә тәкъдим иткән.
Бу тәкъдим кичә дөнья күргән "2017-2019 елларда салым сәясәтенең төп юнәлешләре" проектында бар дип яза «Коммерсантъ».
Хәзер салым милек хокукын рәсмиләштерелгәндә генә түләтелә, ә бина төзелеп бетмичә милек булып саналмый.
Россия Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча гражданнарга шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән 4,4 млн участокта, шулай ук компанияләр торак төзелеше өчен бүлеп биргән 58 мең участокта һәм шәхси торак төзелеше өчен 141 мең участокта теркәлгән корылмалар юк.
Росреестр мәгълүматлары буенча, 2016 ел башына Дәүләт күчемсез милек кадастрында капиталь төзелеш объектларының 38 процентының хуҗасы турында мәгълүмат булмаган.
Росреестрдагы чыганак бу салымны түләтү мөмкин түгел дип саный. Хокуклар физик яки юридик зат гаризасы буенча гына теркәлә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз