news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Рәсми Татарстан» сайтында Эшкуарлар советы утырышының онлайн-трансляциясе оештырылачак

Эшкуарлар советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

(Казан, 10 март, "Татар-информ"). Дүшәмбе көнне, 11 нче мартта, "Рәсми Татарстан" сайтында  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының 11нче утырышының онлайн-трансляциясе оештырылачак. Бу хакта ТР Президенты Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшкуарлар советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.  

Утырыш дискуссия форматында узачак, республиканың үзмәшгүль эшкуарлары өчен мөмкинлекләр булдыру, эшкуарлык инициативасын стимуллаштыру, үзмәшгүль эшкуарлар өчен сыйфатлы шартлар тудыруга багышланачак.

Искәртәбез, Татарстан үзмәшгүль эшкуарлар өчен яңа салым режимын гамәлгә кертү буенча сынау проектында катнаша.

Чара 14.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot