news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәсми чыганак: Вәлиеваның допинг-тестлаштыруы уңай нәтиҗә бирде

Кан пробасы спортчыдан 2021 елның 25 декабрендә алынган булган.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»).Халыкара тестлаштыру агентлыгы матбугат хезмәте Камилә Вәлиеваның допинг-тестлаштыру ситуациясенә карата аңлатма бирде. Оешма сүзләренчә, узган елның декабрендә Россия фигуристкасыннан алынган кан үрнәге тыелган матдә триметазидинга уңай нәтиҗә биргән.

«Россия агентлыгы РУСАДА спортчыдан тестны 2021 елның 25 декабрендә Санкт-Петербургта фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты вакытында алды. 8 февральдә Стокгольмдагы аккредитацияләнгән ВАДА лабораториясе ВАДА матдәләре исемлеге нигезендә гормон яки метаболизм модуляторы буларак классификацияләнгән триметазидинның канда булуына уңай нәтиҗә күрсәтүен хәбәр итте», — диелә Халыкара тестлаштыру агентлыгы матбугат хезмәте белдерүендә.

8 февральдә Вәлиева РУСАДА ярышларыннан вакытлыча читләштерелде, әмма ул апелляция бирде, шуннан соң аны читләштерү гамәлдән чыгарылды. Уңай тест нәтиҗәсе Олимпия уеннары башланганчы ук алынганлыктан, эш Халыкара Олимпия комитеты юрисдикциясендә түгел. Әмма Халыкара Олимпия комитеты әлеге карарны кире кагу һәм Олимпиаданы дәвам итәргә рөхсәт бирү турындагы карарга протест ясарга җыена, эшне Спорт арбитраж судының күчмә панеле караячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100