Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәсим Низамов: Теләчедә игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтләү — табигый күренеш
Җырчы Сабантуйны югары бәяләде.
(Теләче, 12 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов Теләче Сабантуенда игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтләүне табигый күренеш дип атады.
«Теләче районының бөтен байлыгы — авыл хуҗалыгы. Монда нефть тә, газ да чыкмый, шуңа күрә игенчеләрне, терлекчеләрне хөрмәтләү табигый күренеш», — диде ул Теләче Сабантуенда «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Бүген Теләчедә район Сабантуе узды. Мактаулы һәм акчалата бүләкләр тапшыру өчен мәйдан уртасына йөзләгән терлекчене, игенчене чакырдылар.
Җырчы Сабантуйны югары бәяләде.
«Миңа төрле районнарда, төбәкләрдә бик күп Сабантуйлар күрергә туры килде. Теләче Сабантуе югары дәрәҗәдә оештырылган дип әйтә алам. Туган ягын мактап тора дип уйламагыз. Бөтен кешегә бәйрәмне карау өчен уңайлы шартлар тудырылган. Мәйдан өсте капланган берничә катлы утрыгычлар белән әйләндерелгән. Янда гына сәхнә дә бар. Бөтен әйбер кеше өчен эшләнгән», — диде Рәсим Низамов.
Быел Сабантуй мәйданы кечерәйтелгән, халыкка йөрү урыны зурайтылган. Бөтен кешегә якыннан барлык тамаша күренә.
Мәйданда көрәш бәйгесе белән беррәттән, кул көрәше, таяк тартышы, гер күтәрү ярышлары, чүлмәк вату, әтәч тоту, бассейннан ялан кул белән балык тоту, утын кисү, капчык киеп йөгерү кебек бик күп уеннар барды. Хатын-кызларның кадак кагу уенында катнашулары халыкта аеруча кызыксыну уятты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз