news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрының ике артистын судка шаһит итеп чакыра

Тинчурин театрының элекке баш режиссеры Татарстан Мәдәният министрлыгыннан эшенә кайтаруны таләп итеп Вахитов судына гариза биргән.

Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрының ике артистын судка шаһит итеп чакыра
архив/Михаил Захаров

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Рәшит Заһидуллин үзенең Татарстан Мәдәният министрлыгына дәгъвасына бәйле суд утырышына театрның ике артистын һәм администрациясе хезмәткәрләрен шаһит итеп чакыруны сорый. Дәгъва Казан шәһәренең Вахитов районы судында карала.

Быел ТР Мәдәният министрлыгы Тинчурин театрында 26 ел баш режиссер булып эшләгән Рәшит Заһидуллин белән контрактны озайтмады. Рәшит Заһидуллин ТР Мәдәният министрлыгыннан эшенә кайтаруны һәм мораль зыян өчен компенсация таләп итеп Вахитов судына гариза биргән. Беренче суд утырышы катнашучылар килмәү сәбәпле, икенчесе дәгъвачы ягына документларны өйрәнергә вакыт кирәк булуы сәбәпле кичектерелгән иде.

Бүгенге утырышка дәгъва белдерүче як – Рәшит Заһидуллин һәм аның юристы Николай Мильченко килмәде. Эшне караучы судья Артур Сафин катнашучыларны дәгъвачы ягыннан булган документ белән таныштырды. Документта Рәшит Заһидуллинның авырып китүе турында әйтелгән һәм авыруы турында табиб белешмәсе беркетелгән иде.

Шул ук вакытта дәгъвачы эшне карау өчен Тинчурин театрыннан шаһитлар чакырылуын сораган. Рәшит Заһидуллин ягыннан тәкъдим ителгән исемлектә кадрлар бүлеге мөдире, баш бухгалтер, комендант, труппа мөдиреннән тыш ике артист та бар. Болар – театрның яшь артистлары Артем Пискунов һәм Резеда Сәлахова.

Суд эшен карау 11 декабрьгә күчерелде.

Суд утырышларында ТР Мәдәният министрлыгы мәнфәгатьләрен адвокат Марсель Бәдретдинов яклый, Тинчурин театры ягыннан юрист Рәмзия Идиятуллина катнаша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100