news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан китәргә мөмкин

Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрында 1993 елдан бирле эшли.

Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан китәргә мөмкин
Рамиль Гали/архив

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Рәшит Заһидуллин бу атнада Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан китәргә мөмкин. Бу мәгълүмат “Татар-информ”га үз чыганаклары аша билгеле булды.

"Татар-информ" чыганагы хәбәр итүенчә, Рәшит Заһидуллинны эштән китүе хакында документ белән таныштырганнар. Баш режиссер вазифасына кем киләчәге хәбәр ителми. 

Әлегә бу хакта рәсми мәгълүмат бирелмәде, театр җитәкчелеге тарафыннан хәбәр шәрехләнмәде. 

  • Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрында 1993 елдан бирле эшли. Тинчурин театры сәхнәсендә Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур», Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым», Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары», Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», Туфан Миңнуллинның «Төш», Мирсәй Әмирнең «Гөлшаян», Шекспирның «Гамлет» һәм башка спектакльләрен сәхнәләштерде. Театрның үткән сезоны Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган «Башмагым JAZZ» музыкаль спектакле белән ябылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot