news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Ваһапов каберенә чәчәкләр салынды

Искә алу тантанасын Ваһапов исемендәге фонд һәм Тукай исемендәге филармония җитәкчелеге оештырды.

Рәшит Ваһапов каберенә чәчәкләр салынды
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тулуга багышланган искә алу чаралары күренекле җырчының каберенә чәчәкләр салудан башланды.

Искә алу тантанасын Ваһапов исемендәге фонд һәм Тукай исемендәге филармония җитәкчелеге оештырды.

"Бөекләрнең үзенчәлеге шунда - алар вафатларыннан соң да халыкка хезмәт итәләр, - диде халык шагыйре, Фондның Кайгыртучылар шурасы рәисе Разил Вәлиев. - Рәшит Ваһапов шәхесе шуның ачык мисалы. Кызганычка каршы, кешеләрнең хәтере кыска булып, күренекле шәхесләрнең онытылу куркынычы бар. Рәшит Ваһапов истәлеген мәңгеләштерү буенча Фонд оештырып, Рифат Фәттахов зур эш башкара".

Габдулла Тукай исемедәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин танылган шәхесләребезнең исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен күтәреп чыкты. "Рәшит Ваһапов кебек шәхесләребез күп. Аларның исемнәре урамнарга бирелсен, истәлек такталары куелсын иде. Аларны филармония генә карап бетерә алмый. Халкыбызның милли җанлы егетләре-кызлары бу эштә башлап йөрсәләр матур булыр иде", - диде ул.

Тантаналы чараларга Рәшит Ваһаповның туган ягыннан - Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов та килгән иде. Ул милләтне җыр белән саклап калу әһәмиятенә басым ясады.

Рәшит Ваһапов каберенә чәчәкләр салырга Татарстан мәдәният министры Ирада Əюпова да килде.

Рәшит Ваһаповны искә алу чаралары күренекле артист рухына Коръән уку мәҗлесе белән дәвам итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100