news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премия Рафаэль Ильясовка бирелде

Җырчы, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов татар җыры сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен бүләкләнде.

Рәшит Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премия Рафаэль Ильясовка бирелде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Җырчы, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов татар җыры сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен Р. Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премия белән бүләкләнде. Премияне җырчыга Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тапшырды.

"ТР мәдәният министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән барлык тамашачыларны җыр, моң бәйрәме белән котлыйм. Рафаэль абый, сез бөек шәхес һәм бу премиягә лаек. Зур рәхмәт сүзләребезне белдерәбез, без сезне яратабыз", - диде ул үзенең чыгышында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100