news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәшит Ваһапов исемендәге ХI Халыкара татар җырын башкаручылар конкурсы катнашучыларын барлыйлар

Конкурс 3 турдан тора

 (Казан, 19 март, “Татар-информ”). Рәшит Ваһапов исемендәге ХI Халыкара татар җырын башкаручылар конкурсының сайлап алу турлары башланып китте.

Конкурс 3 турда узачак. Аның беренче туры 10 апрельгә кадәр дәвам итә. Моның өчен аудио- яки видеоязманы, катнашу заявкасы белән бергә, оештыру комитетына юлларга кирәк. Онлайн заявканы https://docs.google.com сайтында тутырырга һәм тулырак мәгълүматны әлеге сайттан алырга була.

Конкурсның 2 нче туры Казанда якынча 23 апрельдә уздыру ниятләнә. Финалны исә 24 апрель көнне үткәрү планлаштырыла. Җиңүчеләрне котлау һәм йомгаклау концерты 18 май көнне С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында булачак.

Барлык номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар, акчалата премия һәм бүләкләр каралган. Конкурсның җиңүчесе исә Р. Ваһапов исемендәге фонд белән ташламалы продюсерлык килешүе төзү хокукы ала.

Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы һәм Рәшит Ваһапов исемендәге ТР иҗтимагый татар мәдәнияте фонды тарафыннан оештырыла. Проектның авторы — Р. Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Конкурс татар җырын бшкаручы яшь җырчыларны барлау, аларга ярдәм итү максатыннан оештырыла. Ул ялгыз вокал (камера әсәрен башкару, халык җырларын һәм эстрада җырларын башкаручылар), вокаль ансамбль номинацияләрендә бәяләнә.

Конкурста 1983 елның 1 гыйнварыннан алып 1999 елның 31 декабренә кадәр туган талантлы яшьләр катнаша ала. Аларның югары яки урта музыкаль белеме булуы, югары яки урта музыкаль белем бирү учреждениеләрендә белем алуы һәм Рәшит Ваһапов иснмендәге конкурсның I дәрәҗә дипломына яки гран-приена ия булмавы шарт. Оештыру комитетының эксперт комиссиясе, махсус музыкаль белеме булмаган катнашучыны да, искәрмә буларак, конкурста катнаштырырга мөмкин, диелә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot