news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль “Илһамга мәдхия!” проектын тәкъдим итә

Сәхнә түрендә – Илһам ага Шакиров үзе!

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә, 26 сентябрьдә, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Рәшит Ваһапов фестивале, үзенең 10 еллыгы уңаеннан, уникаль проект – “Илһамга мәдхия!” дип аталган концерт-тамаша тәкъдим итә.

Сәгать кичке 7дә башланачак мәдәни чарада җыр сәнгатенең танылган иҗатчылары - Рөстәм Асаев, Илһам Вәлиев, Ришат Төхвәтуллин, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Сиринә Зәйнетдинова, Марсель Вагыйзов, Гөлсирин Абдуллина, “Казан нуры” оркестры, “Мирас” ансамбле, виртуоз музыкант Ринат Вәлиев уйнавына кушылып, легендар Илһам Шакиров хөрмәтенә җырлаячак. Милли бәйрәм тамашасында “Казан” бию ансамбленың чыгышлары көтелә.

ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Р.Ваһапов фестивале, шул рәвешле, бөек остазга җырлы рәхмәтен җиткерергә, халкыбызның легендар җырчысына дан җырларга булган.

Проектның авторы һәм җитәкчесе, Р.Ваһапов исемендәге фонд рәисе Рифат Фәттахов “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, Илһам ага сәхнә түрендә утырып кына тормастан, үлемсез иҗаты белән тамашачыларны янә сөендерәчәк. “Бу көнне Илһам абый Шакировның 80 яшьлегенә багышланган юбилей чараларына старт биреләчәк”, - дип игълан итте Рифат әфәнде Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100