Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рәшит Ваһапов фондына Минтимер Шәймиев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды
Дәүләт Киңәшчесе үзенең хатында Рәшит Ваһапов исемендәге фондка иҗади казанышлар теләгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Гала-концерты дәвам итә. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Рәшит Ваһапов фондына Минтимер Шәймиев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды һәм тәбрикләү сүзләрен укыды.
"Газиз милләттәшләр! Сезне бөек җырчыбыз Рәшит Ваһапов тууына 110 ел тулуга багышланган җыр бәйрәме белән ихлас күңедән тәбрик итәм. Бу истәлекле датаны зурлап үткәрү халкыбызның иҗатка, мәдәнияткә игътибарлы булуы хакында сөйли. Бу бөек шәхеснең мәгърур тавышы, моңлы җырлары, мәңгелек моңнары милләтебезнең милли хәзинәсе булып тора.
Хәзерге вакытта ТР халык артисты Рәшит Ваһапов истәлеген мәңгеләштерү һәм иҗади мирасын саклау вазифасы нигезендә аның исемендә халыкара татар җыры фестивале һәм татар мәдәнияты фонды лаеклы рәвештә эшләп килә. Дистәдән артык ел дәвамында бөек шәхеснең җырлары белән сугарылган, ел саен истә калырлык фестиваль үткәрүчеләргә, аеруча, Рифат Фәттаховка олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Фестивальне халык җылы кабул итә, ярата. Дөньяның татарлар яшәгән җирләрдә дә фестивальнең шыгрым тулы залларда узуы шуны исбатлый. Фестиваль җыр сөюче талантлы яшьләребезне таба, зур сәхнәгә аяк басарга ярдәм итә. Телебез, милли гореф-гадәтләребез күз карасыдай сакланып калырга тиешле заманда фестивальнең әһәмияте артканнан-арта. Р. Ваһапов исемендәге фондка иҗади казанышлар телим" - диелгән иде Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз