news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Ваһапов фонды Илһам Вәлиев белән үзенең имидж концертын оештыра

24 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиевнең концерты үтәчәк.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рәшит Ваһапов исемендәге фонд үзенең имидж проектын әзерли – 24 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиевнең концерты үтәчәк. Бүген Рәшит Ваһапов фонды директоры, танылган продюсер Рифат Фәттахов журналистлар өчен Илһам Вәлиев катнашында матбугат конференциясе үткәрде.

Мәгълүмат өчен. Илһам Вәлиев - Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Уфа дәүләт опера театры солисты, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты. Уфада яши.

Илһам Вәлиев җырларын “Яңа музыка” оркестры белән берлектә башкарчак. Концертның кунагы – Ваһапов фестивале лауреаты Илүсә Хуҗина.

Илһам Вәлиев Рәшит Ваһапов фестиваленә рәхмәтен җиткерде. “Халык килерме дип, мин бик борчылам, Рифат абый тынычландыра инде. Концерт оештыру мин үзем генә эшли ала торган эш түгел. Шулай да батырчылык иттек”, - диде Илһам Вәлиев.

“Хәзерге заманда оркестр белән классик концерт оештыру – ул җиңел эш түгел. Ул коммерция чарасы була алмый, - диде концертны оештыручы Рифат Фәттахов. - Безгә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәм күрсәтте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ярдәмен тоябыз. Фестивальнең төп максаты – профессиональ җыр сәнгатен үстерү. Классик концертлар үстерү ул безнең максатларыбызга туры килә. Әлбәттә, Илһам Вәлиев кебек җырчылар күбрәк булса да ярар иде, әмма алар күп түгел”.

Программага килгәндә, Илһам Вәлиев татар һәм башкорт операларыннан арияләр һәм Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов кебек бөек җырчыларыбыз репертуарыннан җырлар башкарачак. Җырчының репертуарында Эльмир Низамов кебек популяр яшь композитор иҗаты да бар.

“Зур күләмле классик әсәрнең дәрәҗәсен аның арияләренең аерым башкарылуы билгели. Бер ария дә аерып булмаган опералар бар. “Салават Юлаев” операсы арияләре, опера үзе сәхнәдә бармаганда да, сәхнәдән төшмәде. Нәҗип Җиһановның “Җәлил” операсыннан Җәлил операсын Казанда беренче тапкыр башкара. Резеда Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсыннан “Шагыйрь” ариясе башкарылачак. Бик катлаулы әсәр”, - дип санап үтте Рифат Фәттахов.

“Салават Юлаев” операсындагы “Әминәкәй” ариясе аерым әсәр буларак та Башкортстанда еш яңгырый, - дип кушылды Илһам Вәлиев. - Без үскәндә, авыл клубында, табында “Салават Юлаев” операсыннан арияләр җырлыйлар иде. Классик әсәрне башкарырга әзерлек тә кирәк. Ә җырлана иде. Хәзер нинди замана килде ул?”, - дип аптырый хәзер тамашачының җиңел җырларга йөз тотуына ишарәләп. – Хәзер талантлы гына җырчылар килеп чыксалар да, җиңел эстрада юлыннан китеп баралар. Җыр сәнгатенең түбән төшүе мине бик борчый”.

Илһам Вәлиевнең Уфада үз концертлары оештырылганы юк. Бу концерт сезонында андый концерт көтелми дә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100