news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Ваһапов фестивале кысаларында - Филүс Каһиров концертлары

17 октябрьдә Мәскәү шәһәрендә яшь җырчы Филүс Каһиров концерты узачак

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). 17 октябрьдә Мәскәү шәһәрендә яшь җырчы Филүс Каһиров концерты узачак. Яңа гына аның Башкортстан Республикасында концертлары зур уңыш белән үтте. Әлеге концертларның үзенчәлеге шунда: алар Рәшит Ваһапов исемендәге V Халыкара татар җыры фестивале кысаларында үтә. Икенчедән, бу концертлар – яшь җырчы тормышында беренче иҗади сәфәр, беренче гастрольләр. Аннары, Башкортстан – Филүснең туган ягы да.

Рәшит Ваһапов фестиваленең гран-при иясе, Казан дәүләт консерваториясе студенты Филүс Каһиров - әлегә бик яшь, әмма инде үзенең кабатланмас моңлы тавышы белән бар татар дөньясын таң калдырган җырчы ул. Туган якларындагы иҗади сынауны да Филүс зур уңыш белән үтте. Башкортстан башкаласы Өфе шәһәреме, Филүс туып–үскән Бүздәк районымы, элек–электән мәдәни традицияләре белән данлыклы Туймазымы, яшь җырчы беренче музыкаль белемен алган Октябрьскиймы – һәр җирдә Филүсне тулы тамаша заллары көтеп алды. Якташлары җырчыны чәчәкләргә күмде, аягүрә басып алкышлады, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Концертларны оештыручы Рәшит Ваһапов фонды рәисе Рифат Фәттахов билгеләп үткәнчә, Башкортстан Республикасы мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, Башкорт дәүләт филармониясе, “БСТ” һәм “Юлдаш” каналлары, “Кызыл таң” газетасы, җирле хакимият башлыклары әлеге чараны оештыруда ярдәм кулы сузганнар.

15 декабрьдә “Уникс” концертлар залында Филүс Каһиров казанлыларга үзенең яңа программасын тәкьдим итәчәк. Әлеге чара белән Рәшит Ваһапов фестиваленең быелгысы төгәлләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100