news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Ваһапов фестивале 34 яңа җырчыны тәкъдим итәчәк

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестивальнең гала-концерты "Татар-информ" аша онлайн трансляцияләнәчәк

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара конкурс нәтиҗәләре буенча быел 34 артист һәм 4 коллектив лауреат буларак игълан ителде. Җиңүчеләр 15 май көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында үтәсе гала-концертта бүләкләнәчәк. Концертта легендар җырчыларыбыз Флера Сөләйманова, Ренат Ибраһимовлар катнаша. Уфадан Илһам Вәлиев тә чакырулы.

Гала-концерт "Татар-информ" аша онлайн трансляцияләнәчәк. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Онлайн карау өчен сылтама http://tatar-inform.tatar/internet-tv/76/.

Искәртеп үтәбез, бәйге “Ялгыз вокал” һәм “Вокаль ансамбльләр” номинацияләре буенча үтте. Р.Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонд хәбәр итүенчә, быел бәйгегә моңарчы күрелмәгәнчә күп гаризалар килгән. 2013 елда – 33, 2015 елда – 97 гариза каралса, быел катнашучылардан 122 гариза алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100