Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәшит Вәгыйзов омбудсманнарның һәм кеше хокуклары буенча милли институтларның II Ыссык-Күл халыкара форумында катнашкан
Рәшит Вәгыйзов омбудсманнарның һәм кеше хокуклары буенча милли институтларның II Ыссык-Күл халыкара форумында катнашкан
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 22-26 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча уполномоченный Рәшит Вәгыйзов, Кыргызстанда омбудсманнарның һәм кеше хокуклары буенча милли институтларның II Ыссык-Күл халыкара форумында катнашкан.
Форумда күчеш чоры илләрендә кеше хокуклары үтәлеше өстеннән контроль, омбудсманнарның шәхси инициативалары белән кузгатылган тикшеренүләренең нәтиҗәлелеге, миграция процесслары, хезмәт мигрантлары хокукларын яклау өлкәсендә хокук сакчыларының роле, омбудсманның бәйсезлеге, омбудсманнарның эшчәнлегенә каршы тору, конфликтлардан чыгу юллары һәм башка мәсьәләләр күтәрелгән.
Рәшит Вәгыйзов әлеге чарада “Глобальләшү һәм кеше хокуклары” темасына доклад белән чыгыш ясаган. Проблеманың мөһимлеген истә тотып, конференциядә катнашучылар киләчәктә мондый форумнарга халыкара хокук яклау оешмаларын да чакырырыга дигән тәкъдим белән чыккан. Эш нәтиҗәләре буенча кеше хокукларын һәм гражданин иреген яклау өлкәсендә хезмәттәшлек буенча меморандум әзерләнгән.
Моннан тыш форумда Рәшит Вәгыйзов Азия омбудсманнары ассоциациясенең башкарма сәркатибе, Пакъстаннан Мөхәммәд әфәнде Ихтәшам Хан белән очрашкан. Әңгәмә барышында ассоциациягә Татарстан омбудсманының керүе мәсьәләсе хакында фикер алышынган. Азия омбудсманнары берләшмәсендә 15 дәүләт, шул исәптән, Кытай, Иран, Индонезия, Тайланд, Япония һәм башка ил уполномоченныйлары исәпләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз