news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәшит Вәгыйзов: «Гаиләдә көчләүләргә чик куярга кирәк»

Рәшит Вәгыйзов: «Гаиләдә көчләүләргә чик куярга кирәк»

(Казан, 20 декабрь, «Татар–информ», Виктор Смирнов). Гаиләдә һәм җәмгыятьтә көчләү проблемасы хәзерге Россия һәм Татарстан өчен торган саен актуальрәк була бара, диелә ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Рәшит Вәгыйзовның республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга җибәргән «Кеше хокукларын массакүләм бозу күренеше буларак гаиләдә көчләү» докладында.

Докладта билгеләп үтелгәнчә, теге яки бу формада көчләүләр һәр дүртенче гаиләдә күзәтелә, алдан уйланылган үтерешләрнең 30 проценты нәкъ менә гаиләләрдә кылына. Соңгы ярты еллыкта республикада көнкүреш талашулар нигезендә йөздән артык үтерү очрагы теркәлгән. 135 очракта сәламәтлеккә авыр зыян китерелгән, 418 кыйнау, 1016 үтерү белән янау очрагы теркәлгән. Гаиләләрдә көчләүләрдән зыян күрүчеләрнең күпчелеге – ханымнар һәм кыз балалар.

Гаиләдә көчләүгә чик кую Россия һәм Татарстан Республикасының милли куркынычсызлык сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булырга тиеш, дип ассызыклана докладта. Анда шулай ук министрлык һәм ведомстволар өчен әлеге өлкәдәге вәзгыятьне яхшырту өчен рекомендацияләр бирелгән. Мәсәлән, гаиләдә көчләү очракларын ачыклау мәсьәләләре буенча квалификацияне күтәрү, балалар һәм кеше хокукларын яклау өлкәсендә укучылар һәм студентларга хокукый белем бирү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100